Биографиясе

1952 елның 5 гайнвары, Горький шәһәре, хәзер Түбән Новгород шәһәре —2019 елның 8 апреле, Мәскәү, Казанда җирләнә.

Казан университетын тәмамлагач (1975), 1978–1988 елларда шунда ук дәүләт хокукы һәм совет төзелеше кафедрасында эшли (бүленеп: 1982–1983 елларда Гвинея-Бисау Республикасының Милли мәктәбендә, 1987–1988 елларда Мадагаскар Республикасының Антананариву университетында укыта), профессор (1991).

1988–1990 елларда КПССның Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире.

1990–1991 елларда ТССРның Конституцион күзәтчелек комитеты рәисе.

1991–1995 елларда ТР вице-президенты.

1995–1998 елларда ТР Дәүләт Советы рәисе. Бер үк вакытта, 1996–1998 елларда, РФ Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе урынбасары.

ТССРның дәүләт суверенлыгы турындагы 1990 елгы Декларацияне, 1994 елгы РФ һәм ТР арасындагы Шартнамәне эшләүдә катнаша.

1998–2003 елларда РФнең Европа бергәлекләре (Брюссель шәһәре) каршындагы даими вәкиле, гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илче.

2004–2010 елларда Ингушетия Республикасы Халык җыены — Парламентының РФ Федераль җыены Федерация Советындагы вәкиле.

2010–2011 елларда РФ юстиция министры урынбасары, 2011 елдан РФ Дәүләт Думасы депутаты.

Хезмәтләре халыкара хокук, дәүләт хокукы, федерализм, кеше хокуклары проблемаларына карый.

1995–1998 елларда ТР халык депутаты.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Советская Конституция и международное право. К., 1981 (автордаш);

Установление пробелов в современном международном праве. К., 1989;

На стезе правды и справедливости. М., 1997.

Әдәбият

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 2.

Автор – Е.Б.Долгов