Биографиясе

1906 елның 24 июне, Казан губернасы, Спас өязе Порфировка авылы, хәзерге вакытта Спас районының юкка чыккан авылы — 1942 елның 22 марты, Смоленск өлкәсе Гжатск шәһәре, хәзер Гагарин шәһәре.

Башлангыч мәктәпне тәмамлый. 12 яшеннән авыл хуҗалыгында эшли.

1927–1930 елларда Кызыл Армия сафларында.

Туган авылында кырчылык бригадасы бригадиры булып эшли.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 5 нче армиянең 19 нчы укчы дивизиясе 32 нче укчы полк взводы командиры ярдәмчесе.

Көнбатыш фронт гаскәрләре составында 1942 елның 21 мартында батырлык күрсәтә. Смоленск өлкәсе Гагарин районы Клячино авылын азат иткәндә, калкулык итәгендә 16 сугышчы белән дошманның пулемётларын һәм 2 дзотын кулга төшерә. Гитлерчылар батырларны камап алалар. 30 сәгать дәвамында алар фашистларның һөҗүмнәрен кире кайтаралар. Яралы сержант элеккечә үк сугыш белән җитәкчелек итә. Сугыш кирәк- яраклары сарыф ителеп беткәч, сугышчыларны кул сугышына күтәрә һәм һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены һәм медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюстлары Владикавказ шәһәрендә (Төньяк Осетия), Болгар шәһәрендә Геройлар аллеясында, Спас районының Красный Вал авылында урнаштырыла. Болгар шәһәрендә аның исеме белән урам аталган.

Әдәбият 

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;

Навечно в строю. М., 1973. Кн. 6;

Храпченков А.К. В боях на Сталинградской земле. М., 1975;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 97;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 396, 400, 417.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина