Биографиясе

1879 ел, Казан губернасы, Тәтеш өязе Зур Фролово авылы — 1937 елның 17 декабре, Куйбышев, хәзер Болгар шәһәре.

1901–1902 елларда Казан укытучылар семинариясендә экстерн тәртибендә имтиханнар тапшыргач, авыл приход мәктәбендә укыта.

1906 елда кандидатурасы авыл һәм волость җыеннары крәстияннәре сайлаучылары һәм өяз съезды тарафыннан 1 нче Дәүләт Думасына күрсәтелә. Казан губернасы крәстияннәре куриясе буенча кадетлар блогыннан депутат булып сайлана. Трудовиклар фракциясе һәм трудовикларның «Крестьянский депутат» газетасы редколлегиясе әгъзасы.

Хөкүмәткә каршы юнәлдерелгән Выборг өндәмәсенә кул куя, шуның өчен 3 айга ябылуга хөкем карары чыгарыла, дәүләт хезмәтенә урнашу һәм иҗтимагый эш башкару хокукыннан мәхрүм ителә. Полициянең яшерен күзәтүе астында була.

Туган авылында яши, крәстиян хезмәте (бакчачылык), әдәби эшчәнлек белән шөгыльләнә.

Әсәрләре «Крестьянинъ», «Влас Подгорный», «Иван Власов» һ.б. псевдонимнар белән «Жизнь для всех» һәм «Северные записки» (Санкт-Петербург) журналларында басыла.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң трудовиклар төркеменнән чыга һәм сул эсерларга кушыла. 1917 елда Крәстиян депутатларының Казан губерна советы делегаты, Тәтеш өяз земство идарәсе һәм өяз башкарма комитеты әгъзасы. Октябрь революциясе җиңгәннән соң совет хакимияте тарафдары, партиясез социалист була.

Авыл, волость һәм өяз (кантон) башкарма комитетлары әгъзалары булып сайлана. 1920 еллар башында Зур Фролово авылында 1 нче бергәләп җир эшкәртү ширкәте, соңрак — кулланучылар җәмгыяте һәм кредит ширкәте оештыра. Бер үк вакытта, 1918–1923 елларда, Буа кантонының Петровское һәм Зур Фролово авылларында укытучы булып эшли. 1921 елның октябрь–декабрендә Тәтеш кантоны халык мәгарифе бүлегендә һөнәри белем бирү бүлекчәсе мөдире.

Хезмәт Герое буларак көмеш сәгать белән бүләкләнә.

1923–1929, 1935–1937 дә Зур Фроловода китапханәче. Төбәк тарихын өйрәнә, табигать күренешләре буенча күзәтүләр алып бара (эшенең нәтиҗәләре җирле басмаларда дөнья күрә), язучылар А.М.Горький, А.Неверов, И.Вольнов; В.Н.Фигнер белән языша.

Лаврентьев булышлыгы белән 1920 елларда Зур Фроловода В.Н.Фигнер акчасына җидееллык мәктәп төзелә.

Берничә тапкыр сәяси репрессияләргә дучар ителә. 1937 елда «Тәтеш районында эсерларның 15 кешелек баш күтәрүчеләр төркемен оештыру»да гаепләнеп атып үтерелә. 1956 елда аклана.

Хезмәтләре

Выборы от крестьян в Казанской губернии // К 10-летию 1-ой Государственной Думы 27 апреля 1916: Сб. статей перводумцев. П., 1916;

Из воспоминаний о 1905 годе // Зап. Тетюшского музея. 1929. № 5;

Письма 1912–1915/17 гг. Лаврентьева — А.М.Горькому // Горький М.: Материалы и исследования. М., 1935. Т. 1.

Автор – А.Ф.Степанов