Биографиясе

1925 елның 13 мае, Минзәлә кантоны Чишмәбаш авылы — 2000 елның 8 сентябре, Минзәлә шәһәре.

Бөтенсоюз юридик читтән торып уку институтының Казан филиалын тәмамлый (1952).

1942–1952 елларда Мөслим районы Урәзмәт урта мәктәбендә укытучы, 1953–1959 елларда Калинин районы халык мәгарифе бүлеге мөдире.

1959 елдан Минзәлә районында: М.Вахитов исемендәге урта мәктәп директоры, КПССның район комитетында бүлек мөдире (1960–1961), «Гигант» колхозы рәисе (1961–1977), район башкарма комитеты рәисе (1977–1980), Ленин исемендәге колхоз рәисе (1980–1986).

Латыйпов җитәкчелегендә «Гигант» колхозында бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 22 ц га, бәрәңгенеке — 164, шикәр чөгендеренеке — 237 ц га җитә; колхозга ике тапкыр РСФСР МС һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байрагы бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Румянцев Е. Латыпов Гусман Хафизович // Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. К., 1984. Кн. 2;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена «Трудовой Славы» — наши земляки. К., 2003.

Автор – И.Н.Афанасьев