Биографиясе

1917 ел, хәзерге БРның Чакмагыш районы Иске Бәшир авылы — 1945 елның 25 гыйнвары, Польша, Вроцлав шәһәре җирләнә.

Туган авылында финанс инспекторы булып эшли.

1941 елның июненнән Кызыл Армия сафларында.

1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 32 нче артиллерия полкында орудие командиры (52 нче армиянең 31 нче укчы дивизиясе). Воронеж, Дала, 1 нче һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен сугышта (1943), Корсунь-Шевченко, Умань-Ботошаны (икесе дә — 1944), Сандомир-Силезия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1945 елның 25 гыйнварында Бреслау (хәзер Вроцлав) шәһәреннән көньяк-көнчыгыштарак Одер елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: елганы беренчеләрдән йөзеп чыгып, сугыш плацдармын басып алуда һәм дошманның 12 контрһөҗүмен кире кайтаруда катнаша; шушы сугышта һәлак була.

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1966. Кн. 2.

Автор – М.З.Хәбибуллин