- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (30.10.1943), өлкән лейтенант
1915 елның 1 апреле, Самара губернасы, Бөгелмә өязе (хәзерге Чирмешән районы) Чирмешән авылы — 1984 елның 29 декабре, Казахстан ССР, Жамбул өлкәсенең Мерке авылы.
Механизаторлар курсын тәмамлаганнан соң, тракторчы булып эшли, 1934 елдан Ново-Ивановский МТСында эшли (Жамбул өлкәсе Свердлов районы).
1937–1939 елларда Кызыл Армия сафларында. Демобилизациядән соң тимер юл техникумында укый. 1941 елның декабрендә кабат армиягә алына.
Кече лейтенантлар курсын (1944), Казахстан КП ҮК каршындагы партия мәктәбен (1949) тәмамлый.
1942 елның апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 65 нче армиянең 69 нчы укчы дивизиясе 237 нче укчы полкның танкларга каршы батареясының ут ачу взводы командиры. Дон, Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943) һәм Курск (1943) сугышларында, Чернигов-Припять, Гомель-Речица (икесе дә — 1943), Белоруссия (1944), Көнчыгыш-Пруссия һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1943 елның 16 октябрендә Радуль посёлогы (Чернигов өлкәсе Репкинский районы) янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Штурм төркеме составында елганы кичеп, сугыш мәйданын басып алуда һәм киңәйтүдә катнаша.
1946 елдан запаста.
Мерке авылында яши, 1974 елга кадәр хуҗалык һәм партия эшендә.
Ленин ордены, Александр Невский, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
С.А.Ларионов бюсты Чирмешән авылындагы Геройлар аллеясында урнаштырыла, шунда ук аның хөрмәтенә урам атала.
Джураев Т.Д. Верные сыны Родины. Ташкент, 1964;
Герои Советского Союза – казахстанцы. Алма-Ата, 1968. Кн. 1;
Салахутдинов Ф., Хасанов М., Иосько М. Звёзды Самарканда. Ташкент, 1968;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 95;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 620, 621, 622.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.