Биографиясе

1931 елның 25 мае, Питрәч районы Кавал авылы — 2002 елның 6 августы, шунда ук.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1964).

1946–1950 елларда В.И.Ленин исемендәге шахтада эшли (Пермь өлкәсенең Кизел шәһәре).

1951 елдан Питрәч районында: Ильич исемендәге колхозда; 1958 елдан «Россия» колхозы агрономы, 1959 елдан рәисе; 1991 елдан район җир комитеты рәисе.

Ларионов җитәкчелегендә колхозда бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 30 ц га җитә, 1 сыердан 4 мең кг сөт савып алына; колхоз СССР МС һәм КПСС ҮК ның күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнә.

1985–1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын, көмеш һәм бронза медальләре белән бүләкләнә.

Автор – И.Н.Афанасьев