Биографиясе

1913 елның 9 мае, Казан губернасы Минзәлә өязе Яңа Троицк авылы – 1981 елның 24 марты, Свердловск шәһәре.

Балта остасы булып эшли (Свердловск шәһәрендә).

1941 елның июненнән Кызыл Армиядә. 1943 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1 нче танк батальонында механик-йөртүче (5 нче удар һәм 46 нчы армияләрнең 2 нче гвардия механикалаштырылган корпусының 37 нче гвардия танк бригадасы). 2 нче, 3 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Украинаны азат итүдә, Яссы-Кишинёв, Дебрецен (икесе дә – 1944 елда), Будапешт (1944–45), Вена һәм Прага (икесе дә – 1945 елда) һөҗүм итү операцияләрендә катнаша.

1944 елның 31 гыйнвар – 6 февраль көннәрендә Зур һәм Кече Лепетиха авылларыннан (Днепропетровск өлкәсе) 10–12 км төньяк-көнчыгыштарак Днепр елгасында Никопольский плацдармын бетерүдә (9 тапкыр танк атакаларында катнаша; танк экипажы дошманның 2 орудиясен һәм 9 пулемётын юкка чыгара), 1944 елның 4 ноябрендә Фелшепаконь торак пункты (Венгрия) тирәсендә танк рейды вакытында (дошманның сугыш кирәк-яраклары складын, 2 пулемётын һәм йөк төялгән 4 автомашинасын юкка чыгара), 1945 елның 20 мартында Наасай һәм Альмаш торак пунктлары (Тата шәһәреннән 5 һәм 8 км төньяк-көнбатыштарак, Венгрия) өчен сугышта (танк экипажы составында 3 миномёт, 4 пулемёт һәм сугыш кирәк-яраклары төялгән 3 йөк арбасын юкка чыгара) батырлыклар күрсәтә.

1945 елда демобилизацияләнә. Свердловск шәһәренең төзелеш идарәсендә балта остасы булып эшли.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Созвездия Славы. Свердловск, 1975; Солдатская слава. Свердловск, 1985; 

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор – М.З.Хәбибуллин