Биографиясе

1920 елның 20 мае, хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Сеченов районы Липовка авылы — 1983 елның 8 феврале, Казан.

Туган авылында колхозда эшли.

1940 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 21 нче аерым понтон-күпер батальонында сапёрлар отделениесе командиры (60 нчы армия). Воронеж, Үзәк, 1 нче һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Идел елгасының сулъяк яры буенда Унжа-Козьмодемьянск (1941) оборона чигендә, Дон елгасының (Воронеж шәһәреннән төньяктарак) сулъяк ярындагы оборона сугышында (1942), Воронеж-Касторнен, Харьков (икесе дә— 1943), Житомир-Бердичев (1943–44), Ровно-Луцк, Львов-Сандомир (икесе дә — 1944), Югары Силезия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1943 елның октябрендә Днепр елгасын (Киевтан 40 км төньяктарак) кичкәндә батырлык күрсәтә: 7 октябрьдә расчёт белән бергә паромда дошман бомбалары шартлавыннан башланган янгынны сүндерә һәм аннан соң 12 көн дәвамында гаскәрләрне һәм сугыш кирәк-яракларын елга аркылы чыгара. 1945 елда демобилизацияләнә. Казанда яши, «Гидроспецстрой» оешмасында товар белгече булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

За Отчизну, свободу и честь! Г., 1967. Кн. 3;

Тюльников Л.К., Басович Я.И. Герои Советского Союза — горьковчане. Г., 1981.

Автор  — М.З.Хәбибуллин