Эчтәлек

Биографиясе

1884 ел, Вильно шәһәре — 1942 ел.

Польша-Литва татарларыннан.

Петербург университетын тәмамлый (1908). Польша-Литва татар студентлары түгәрәге җитәкчеләренең берсе.

1918–1919 елларда Кырым төбәк хөкүмәте әгъзасы.

1919–1920 елларда Әзәрбайҗан хөкүмәте вице-министры.

1920–1932 елларда Вильно шәһәре округ мәхкәмәсе вице-прокуроры.

1933–1938 елларда Варшавада Югары мәхкәмә прокуроры, 1938–1939 елларда Апелляция мәхкәмәсе вице-рәисе. Бер үк вакытта, Речь Посполита татарлары мәдәни-агарту берлеге үзәк советы (1929–1938) һәм Варшава дини гминасы рәисе (1933 елдан).

Автор — Я.Я.Гришин