Биографиясе

1919 елның 22 октябре, Казан губернасы Зөя өязе, хәзерге Югары Ослан районы Урман буе Морквашы авылы — 1992 елның 28 декабре, шунда ук.

Казан танк училищесен тәмамлый (1945).

Туган авылында МТСта комбайнчы булып эшли.

1939 елдан Кызыл Армия сафларында.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 61 нче гвардия аерым моторлаштырылган понтон күпер салу батальонының отделение командиры (65 нче армиянең 14 нче гвардия инженер сапёрлар бригадасы). Көнбатыш, Брянск һәм Үзәк фронтлар гаскәрләре составында Курск (1943) сугышында, Чернигов-Припять, Гомель-Речица (икесе дә — 1943), Белоруссия (1944), Көнчыгыш Пруссия һәм Берлин (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1943 елның 15 октябрендә Днепр елгасын кичеп, Радуль торак пункты (Украина ССР, Чернигов өлкәсе Репкин районы) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: отделениесе белән понтоннардан паром ясап, 400 кешедән артык пехотачыны, миномёт ротасын һәм полкның артиллерия батареясын елга аркылы чыгара.

Сугыштан соң Казанда Эчке эшләр министрлыгында эшли.

1964 елдан запаста.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;

Навечно в сердце народном. Минск, 1984;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор — М.З.Хәбибуллин