Биографиясе

1920 елның 14 ноябре, Спас кантоны (хәзерге Әлки районы) Базарлы Матак авылы —  2005 елның 20 июле, Түбән Новгород шәһәре.

1923 елда әнисе белән Горький шәһәренә (хәзерге Түбән Новгород) күченә.

Горький су транспорты инженерлары институтының 3 курсын (1942), Ленинград бронетанк команда составын камилләштерү курсларын (1942), Вологда сөтчелек институтын (1949) тәмамлый.

1941 елның октябреннән Кызыл Армия сафларында.

1942 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 6 нчы гвардия танк корпусы 52 нче гвардия танк бригадасының танк командиры. Брянск, Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Украинаның сулъяк ярын азат итүдә (1943), Киев һөҗүм һәм оборона операцияләрендә (1943), Житомир-Бердичев (1943–1944), Львов-Сандомир (1944), Берлин һәм Прага (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 13 августында Сандомир плацдармында Мокре (Сташув шәһәреннән көнбатыштарак, Польша) торак пункты янында дошман контрһөҗүмен кире кайтарганда батырлык күрсәтә. С.М.Крайнов командалыгындагы танк экипажы дошманның 2 танкын юк итә.

1946 елдан запаста.

Горький (хәзерге Түбән Новгород) шәһәре сөт заводында баш инженер (1974–1976), Горький өлкәсе Сөт сәнәгате идарәсендә җиһазларны комплектацияләү буенча инженер булып эшли (1976–1983).

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

С.М.Крайнов истәлегенә Базарлы Матак авылы Геройлары паркында һәм Адмирал М.П.Лазарев исемендәге Идел буе су транспорты университеты (Түбән Новгород) бинасында мемориаль плитәләр куела.

Базарлы Матак авылында аның исеме белән урам атала.

С.М.Крайновка багышлап, Н.В.Тихонов һәм С.Д.Романовның китабы буенча «Танкист язмышы» исемле документаль фильм (режиссер Д.Романов, 2020) төшерелә.

Әдәбият  

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;

Ягодинский Е.А. Золотые Звёзды речников. М., 1971. Вып. 1;

Тюльников Л.К., Басович Я.И. Герои Советского Союза – горьковчане. Горький, 1981;

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 261, 264;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 85.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина