Биографиясе

1912 елның 21 феврале, Тамбов шәһәре — 1995 елның 17 апреле, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлый (1936).

1936–1941 елларда Казан авиация заводында инженер, бүлек башлыгы, 1941–1942 елларда партком секретаре урынбасары.

1942–1947 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында авиация сәнәгате бүлеге мөдире, 1947–1949 елларда машина төзелеше бүлеге мөдире урынбасары.

1949–1952 елларда ВКП(б) ҮКның Казандагы 22 нче заводы парторгы, 1952–1953 елларда КПССның Казан өлкә комитетында сәнәгать-транспорт бүлеге мөдире.

1953–1963 елларда ТАССР коммуналь хуҗалык министры.

1963–1973 елларда Мәскәү технология һәм җитештерүне оештыру фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалы инженеры.

Авиация сәнәгатен үстерү мәсьәләләренә караган мәкаләләр авторы.

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.