Биографиясе

1913 елның 7 ноябре, Кострома губернасы, Кологрив өязе Югары Межа авылы —  2001 елның 16 феврале, Әлмәт шәһәре.

Новосибирск төзелеш техникумын тәмамлый (1933). 1935 елда армиягә алына һәм төзелеш батальоны составында Комсомольск-Амур шәһәре төзелешенә җибәрелә. Бөек Ватан сугышы башланган елларда аккумуляторлар заводы төзелеше җитәкчесе итеп билгеләнә, завод 1943 елның июнендә эшли башлый.

1950–1954 елларда Новосибирск шәһәренең 43 нче төзелеш трестында управляющий; Королёв катнашында һәм аның җитәкчелегендә «Тяжстангидропресс», буйга струклау станоклары, турбогенераторлар, югары вольтлы аппаратура, металлургия, «Сибсельмаш», аккургаш заводлары төзелә.

1954–1963 елларда Калинин, Красноярск шәһәрләренең төзелеш трестларында управляющий булып эшли; Бежецк, Вышний Волочёк, Торжок шәһәрләрендә сәнәгать предприятиеләре төзелешләре белән җитәкчелек итә. 1963–1977 елларда «Татэнерго­строй» төзелеш-монтаж трестында управляющий, идарә башлыгы. Королёв җитәкчелегендә ТРның Төньяк-Көнчыгыш Кама буе икътисади районында төзелеш индустриясенең зур базасы булдырыла: нефтехимия комбинаты, шин заводы, энергетика һәм шәһәр хуҗалыгы объектлары төзелә (Түбән Кама шәһәре).

Герой исеме илнең энергетика үсешендә 8 нче бишьеллык (1966–1970) план йөкләмәләрен үтәгәндә ирешелгән уңышлары өчен бирелә.

1967–1980 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, ике «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Түбән Кама, Мамадыш шәһәрләренең мактаулы гражданы.

Истәлеге

Түбән Камада һәйкәл куела, Королёв музее ачыла (2002). Түбән Кама политехник көллияте аның исемен йөртә.

Әдәбият

Дрягилев Л. Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.