Эчтәлек

Биографиясе

1879 елның 30 октябре, Харьков губернасы, Валково өязе Петропавловка авылы — 1918 елның 7 августы, Казан.

1905–1907 еллардагы революциядә катнаша (Казан, Донбасс).

1906–1909 елларда Вологда губернасында сөргендә була.

1907 елда Комлев катнашында Казанда Профсоюзларның үзәк бюросы оештырыла. Ул татар революция эшлеклеләре, шул исәптән Х.Ямашев белән тыгыз элемтәдә тора.

1911 елдан РСДРПның Казан комитеты әгъзасы, шәһәр предприятиеләрендә стачкалар оештыручыларның берсе.

1914–1916 елларда эшчеләр һәм Казан хәрби гарнизоны солдатлары арасында сугышка каршы актив агитация алып бара.

1917 елдан Казанда профсоюз эшендә, Казан губерна азык-төлек җитештерүчеләр берлеге җитәкчеләренең берсе. Казан алынганнан соң ак чехлар тарафыннан атып үтерелә.

Автор —  С.И.Ионенко