1938 елның 19 мае, Апас районы Биеш авылы — 2005 елның 2 феврале, Казан.

Казан авылы хуҗалыгы институтын тәмамлый (1965).

1958–1961 елларда Апас районының Горбунов исемендәге колхозында шофёр.

1965–1975 елларда Казан ветеринария институтының укыту-тәҗрибә хуҗалыгында баш инженер.

1975–1999 елларда «Татсельхозтехника» ҖБдә: Биектау район бүлегендә баш инженер, идарә, бүлек башлыгы, ҖБ рәисе урынбасары (1991–1998).

Уйлап табуга 8 авторлык таныклыгы бар.

Дәүләт бүләге «Туфракны чәчү алдыннан эшкәртү өчен модуль-блоклы культиваторлар эшләү, аларны технологик нигезләү һәм җитештерүне үзләштерү» дигән хезмәт өчен бирелә.

Медальләр белән бүләкләнә.