Эчтәлек

Биографиясе

1910 елның 17 июле, хәзерге Украина Республикасының Одесса өлкәсе Балта шәһәре — 1984 елның 29 декабре, Казан.

Киев сәнәгать техникумын (1932), Текстиль һәм җиңел сәнәгать читтән торып уку институтының 5 курсын (Мәскәү, 1934), Коммунистик университет (Горький шәһәре, 1934) тәмамлый.

1922–1929 елларда күн заводында, Тегү-текстиль кәсепчелеге кооперациясенең җитештерү берлеге инструктуры булып эшли (Балта шәһәре).

1932–1939 елларда «Белка» мех фабрикасында (Киров өлкәсе Слободской шәһәре) баш инженер (1933 елдан).

1939–1940 елларда СССР Җиңел сәнәгать министрлыгында Главмехның баш инженеры.

1940–1941 елларда Мәскәү мех комбинаты директоры.

Татарстан мех җитештерү берләшмәсе директоры (1943–1961, 1963–1971).

1961–1963 елларда Татарстан ХХСның Җиңел сәнәгать идарәсе башлыгы.

Комиссаренко җитәкчелегендә Татарстан мех җитештерү берләшмәсендә реконструкция һәм яңа техник җиһазлау үткәрелә. Аның турыдан-туры катнашы белән, иләнгән сарык тиресеннән әзерләнгән мехны затлыландыру технологиясе эшләнә һәм кулланылышка керә (соңрак ул СССР мех сәнәгате предприятиеләренә дә кертелә).

СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1951).

Комиссаренко — «Казан мехчылары турында хикәят» («Сказ о казанских меховщиках», 1974), «Кәсеп итми табыш булмый» («Овчинка стоит выделки», 1978) китапларын төзүчеләрнең берсе.

1955–1971 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Ленин, Октябрь Революциясе, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары; медальләр, шәһәреи. СССР ВДНХсының алтын һәм көмеш медальләре белән бүләкләнә.

Автор — Г.Я.Мәүлетова