Биографиясе

1887 елның 22 марты, Тобол губернасы Сургут шәһәре — 23.3.1937.

Харьков университетында укый. 1907 елда революцион эшчәнлеге өчен куыла.

1906 елдан социалист-революционерлар фиркасе әгъзасы.

1909 елда 4 елга Архангельск губернасына сөргенгә озатыла (Россиядән 4 елга читкә чыгарылу белән алмаштырыла). Эмиграциядә 7 ел була.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң Мәскәү — Казан тимер юл җәмгыятенең ышанычлы вәкиле (Казан).

1917 елның май аеннан губерна земство идарәсе әгъзасы, Казан шәһәр думасына сайлана. 1917 елның мартында эсерлар партиясе таркалгач, Казан эсерлар партиясе оешмасын җитәкли, 1917 елның октябреннән Үзәк комитет әгъзасы; сул эсерларның «За землю и волю» газетасы редакциясе әгъзасы. 1917 елның маенда губернаның 1 нче крәстияннәр корылтаен җитәкли. Крәстиян депутатларының Казан губерна советы рәисе итеп сайлана.

Крәстиян депутатлары Казан губерна советының 1917 елның 13 маенда чыгарылган шәхси биләмәләрдәге җирләр һәм утарларны волость комитетлары карамагына тапшыру турындагы карары авторларының берсе. Колегаев РСДРП(б) сәясәтенә якын позицияне били. 1917 елның августында Казан хәрби округының солдат секцияләре советлары депутатларының 1 нче корылтаендагы чыгышында солдатларны пролетариат көрәшенә кушылырга чакыра. 1917 елның сентябрендә Казан губернасы крәстияннәренең 2 корылтаенда губернадагы крәстияннәр чыгышлары җитәкчеләрен тоткынлыктан азат итүгә ирешә.

Петроградта Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаша. 2 нче Бөтенроссия эшче һәм солдат депутатлары советы корылтае депутаты (1917 ел, 25–27 октябрь), БҮБК әгъзасы итеп сайлана. Казан губернасыннан Учредительләр җыенына депутат.

1918 елның гыйнварында Учредительләр җыенын тарату турындагы мөрәҗәгатькә имза куя. 1917 елның ноябре — 1918 елның мартында ХКС әгъзасы, РСФСР җир эшләре халык комиссары.

Совет хөкүмәте кабул иткән «Җирне социализацияләү турында» законы проекты авторларыннан берсе.

1918 елның мартында Брест килешүен ратификацияләүгә каршы чыга.

1918 елның май–июль айларында Казан губернасы Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатлары башкарма комитеты президиумы рәисе.

«Нишләргә?» мәкаләсендә сул эсерларның ХКСтан чыгуларын хата дип бәяли, революциянең социаль нигезен киңәйтүдә авылларда сыйнфый катлаулар булдыруны һәм кулаклар белән көрәш алып баруны яклый. Бу позициясен сул эсерларның 1 нче Казан губернасы конференциясендә дәлилли (1918, май). 1918 елның июлендә сул эсерлар фетнәсенә катнашмый, фетнә бастырылгач, сул эсерлар партиясе белән арасын өзә.

1918 елның ноябрендә РКП(б)га керә. Гражданнар сугышында катнаша, 1918 елның ноябрендә — 1919 елның гыйнварында 13 нче укчы дивизия хәрби комиссары, 1919–1920 елларда Көньяк фронтның Махсус азык-төлек комиссиясе һәм Революцион Хәрби Совет әгъзасы. 1920–1921 елларда СССР Юллар халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы.

1921 елдан административ-хуҗалык эшендә.

Репрессияләр чоры корбаны, үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Революционная борьба крестьян Казанской губернии. К., 1958;

Первое Советское правитель­ство. К., 1991;

Политические деятели России 1917: Биогр. словарь. М., 1993.

Автор — С.И.Ионенко