Биографиясе

1923 елның 16 декабре, Арча кантоны Осоко-Ковали авылы — 1972 елның 19 мае, Казакъстан ССР, Алма-Ата.

Казанда заводта слесарь булып эшли. 1939–1940 елларда һәм 1941 елның ноябреннән Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша. 1941 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 279 нчы җиңел артиллерия полкында разведка отделениесе командиры (69 нчы армиянең 4 нче һөҗүм артиллериясе корпусы, 5 нче артиллерия дивизиясенең 23 нче гвардия җиңел артиллерия бригадасы). Воронеж, Дала һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Харьков һөҗүм һәм оборона операцияләрендә (1943), Курск шәһәре өчен сугышта (1943), Люблин-Брест (1944), Варшава-Познань (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның июль–август айларында Польшаны азат иткәндә батырлык күрсәтә: Люблин шәһәрендә барган урам сугышларында дошманның ут нокталарын юк итә һәм укчы подразделениегә һөҗүмне дәвам итәргә мөмкинлек тудыра; 1944 елның1 августында беренчеләрдән булып Висла елгасы аша Застув-Карчмиски (Пулавы шәһәреннән 20 км көньяктарак, Польша) торак пункты янына йөзеп чыга; дошманның ут нокталары координатларын хәбәр итә; дивизион туплары утына төгәллек кертә, шул рәвешле плацдармны киңәйтүгә булыша.

1946 елда демобилизацияләнә. Белгород өлкәсе Губкин шәһәрендә (1964 елга кадәр), Алма-Атада яши һәм эшли.

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Дан орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор — М.З.Хәбибуллин