Биографиясе

1880 елның 9 октябре, Саратов шәһәре — 1969 елның 11 сентябре, Казан.

Ф.Ф.Шилленгер остаханәсендә (Түбән Новгород шәһәре) препаратлау сәнгатен өйрәнә (1902–1906).

Енисей губернасы Минусинск шәһәрендә Мартьянов музееның (1906–1909), ТАССР Дәүләт музее һәм Казан университеты Зоология музееның фауна фонды экспонатларын эшли.

Материал җыю һәм өйрәнү максатыннан, Идел буе республикалары һәм өлкәләренә СССР ФА КГҮ, Казан университеты, Татарстан Дәүләт музее оештырган экспедицияләрдә катнаша.

Таксидермиядә экологик юнәлешкә нигез салучы. «Нарат урманында суер», «Ак куяннар», «Яр чыпчыгы» биологик төркемнәрен һ.б. экспонатлар һәм таксидермик скульптуралар ясый, алар исә ТР Милли музеендагы табигать экспозицияләренең нигезен тәшкил итә. Анда шулай ук Коксин тарафыннан эшләнгән 100 дән артык хезмәт саклана; кайберләре медаль һәм дипломнарга лаек була. Коксинның эшләрен күп кенә музейлар сатып ала.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Птицы парка КГПИ // Уч. зап. Казан. пед. института. 1939. Вып. 81.

Әдәбият

Кудряшова Э.В. О Коксине Я.П. К., 1953.