Эчтәлек

1916 ел, хәзерге Пермь крае, Барда районы Сараш авылы — 1944 елның апреле.

Колхозда эшли.

1938 елдан Кызыл Армия сафларында.

1941 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 14 нче гвардия һава десанты полкының комендант взводы отделениесе командиры (4 нче гвардия армиясенең 6 нчы гвардия һава десанты дивизиясе). Воронеж һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Белгород-Харьков һөҗүм операциясендә (1943), Днепр елгасы өчен сугышта (1943), Украина һәм Молдавияне азат итүдә катнаша.

1944 елның 1 апрелендә Чоколтяны авылы (Молдавия ССР Оргеев р-ны) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: полк дошманның көчле контратакасын кире кайтарганда совет гаскәрләре кыен хәлгә тарганда, штаб башлыгы Казанбаев  отделениесенә часть байрагын саклап калырга боера. Казанбаев берүзе кала, приказны үтәгәндә каты яралана һәм яралардан үлә.

Ленин ордены һәм медаль белән бүләкләнә.

Әдәбият

Коренев А.А. Пароль — подвиг. Киш., 1968;

Золотые звёзды Прикамья. Пермь, 1974.

Автор – В.А.Шагалов