Биографиясе

1917 елның 28 мае, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, хәзер Сарман районы Александровка авылы — 1950 елның 11 июле, Азнакай шәһәрендә җирләнгән, 1975 елда җәсәде туган авылы Александровка зиратына күчерелгән.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң «Путь Ильича» колхозында эшли.

1938–1940 елларда һәм 1941 елның июненнән Кызыл Армия сафларында. Свердловск хәрби пехота училищесен тәмамлый (1940).

Яңа Чишмә районы «Красный Октябрь» совхозында идарәче булып эшли.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 787 нче укчы полк батальоны командиры (33 нче армиянең 222 нче укчы дивизиясе). Көнбатыш, 1 нче, 2 нче һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү шәһәре өчен сугышта (1941–1942), Ржев-Вязьма операциясендә (1942), Белоруссияне азат итүдә, Берлин һөҗүм операциясендә катнаша (1945).

1944 елның 23 июнендә Белоруссиянең Могилёв өлкәсе Горецкий районындагы Головичи авылы янында батырлык күрсәтә. Аның җитәкчелегендәге батальон, Проня елгасын кичеп, дошман оборонасын өзә. Дошманның тере көченә һәм техникасына зур зыян китерә. Фашистларны эзәрлекли барып, 27 июньдә батальон полкта беренче булып югалтуларсыз Днепрны кичә, көнбатыш ярда плацдарм яулый. Дошманның берничә контрһөҗүмен кире кагып, 400 гитлерчыны юк итә һәм 150 сен әсирлеккә ала. Полкның Днепрны уңышлы кичүен тәэмин итә.
 

1946 елдан Азнакай поселогында (хәзер Азнакай шәһәре) яши, МТС директоры булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

А.А.Казаковның бюсты Азнакайдагы Геройлар аллеясында һәм Александровка авылында урнаштырылган. Геройның исеме туган авылындагы мәктәпкә (бинага мемориаль такта урнаштырылган), урамга һәм Могилёв шәһәрендәге тыкрыкка  бирелгән.

Әдәбият

 Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;

Навечно в сердце народном. Минск, 1984;

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С.70;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2023. Т. 3. С. 340, 346.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина