- РУС
- ТАТ
Дан орденының тулы кавалеры (17.7.1944, 15.3.1945, 29.6.1945), гвардия старшинасы
1924 елның 12 июле, Спас кантоны Павловка авылы – 2008 елның 1 ноябре, Болгар шәһәре.
Куйбышев районы Кузнечиха МТСында комбайнчы булып эшли. 1942 елның августыннан Кызыл Армия сафларында. 1942 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1336 нчы укчы полкның туп расчёты командиры (22 нче һәм 43 нче армияләрнең 319 нчы укчы дивизиясе). Калинин, 1 нче һәм 2 нче Балтыйк буе, 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Калинин (1941–1942), Ржев-Вязьма (1943), Ленинград-Новгород, Рига (икесе дә — 1944) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 елның 25 гыйнварында Слободка авылы (Псков өлкәсе Новосокольнический районы) янында дошман контрһөҗүмен кире кайтарганда (каты яралана, әмма сафта кала), 1945 елның 23–24 гыйнварында Лабиау шәһәре (хәзер Калининград өлкәсе Полесск шәһәре) өчен сугышта (туп уты белән 4 дошман пулемётын сафтан чыгара), 1945 елның 8 апрелендә Кёнигсберг шәһәренең (хәзер Калининград шәһәре) көнбатыш чигендәге сугышта (дошманның танкка каршы атучы тубын һәм берничә пулемётын юк итә) батырлык күрсәтә.
1945 елда демобилизацияләнә. 1956–1961 елларда шахтада (Воркута шәһәре) катлам ныгытучы булып эшли.
Болгар шәһәрендә яши. 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Мәскәүдә Җиңү Парадында катнаша (1995).
Шевченко Н.Я. Звёзды славы. К., 1969;
Солдатская слава. Свердловск, 1985;
Полные кавалеры ордена Славы — наши земляки. К., 1986;
Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.
Автор – М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.