Эчтәлек

1932 елның 16 сентябрендә, Азнакай районы Чалпы авылында туа.

1949 елда Бөгелмә механикалаштыру училищесен тәмамлаганнан соң, Азнакай районының «Коммунизмга» колхозында (1990 елдан «Чалпы» авыл хуҗалыгы җәмгыяте) тракторчы булып эшли.

1976 елда Кәримов җитәкчелегендәге звено 50 мең ц дан артык ашлык суктыра һәм республикада ашлык җыю-транспортлау звенолары арасында иң югары күрсәткечкә ирешә. Кәримов язгы культураларны тиз чәчүнең инициаторы була.

Герой исеме 10 нчы бишьеллык (1976–1980) йөкләмәләрен һәм игенчелек продукциясен җитештерүне арттыруда һәм дәүләткә сатуда ирешелгән уңышлары өчен бирелә. Ике Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә. Азнакай шәһәрендә Геройлар аллеясында Кәримовка бюст куела (2002).

Әдәбият

Дудник Г. Каримов Фахрази Шамсумухаметович // Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. К., 1984. Кн. 2;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.