Биографиясе

1923 елның 8 августы, хәзерге Саратов өлкәсе Дергачи авылы — 1989 елның 28 апреле, Чаллы шәһәре.

Саратов политехник институтын тәмамлый (1951). 1941 елның октябреннән Кызыл Армия сафларында. 1941 елның  ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 54 нче гвардия кавалерия полкында пулемёт взводы командиры ярдәмчесе (7 нче гвардия кавалерия корпусының 14 нче гвардия кавалерия дивизиясе). 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Варшава-Познань һөҗүм операциясендә катнаша (1945). 1945 елның  29 гыйнварына каршы төндә Альткессель авылы (Иске Киселин, Зелёна-Гура шәһәреннән көнчыгыштарак, Польша) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: беренчеләрдән булып елганы кичеп чыга; плацдармны яулап алуда һәм аны кулда тотуда катнаша.

1945 елда демобилизацияләнә. Идел-Дон суднолар каналы һәм В.И.Ленин исемендәге Идел ГЭСы, 1971 елдан Чаллы шәһәре КамАЗ төзелешләрендә эшли.

1973–1979 елларда «Камгэсэнергострой» (Чаллы) берләшмәсендә баш инженер.

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Румянцев Н.М. Люди легендарного подвига. Саратов, 1968;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.;

Казаков Б.В. На службе Отчизне. Наб. Челны, 2002.

Автор — М.З.Хәбибуллин