Эчтәлек

1926 елның 10 октябре, Буа кантоны Боерган авылы — 1993 елның 5 декабре, шунда ук.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

СССР Азык-төлек әзерләү министрлыгының Югары азык-төлек әзерләү мәктәбен тәмамлый (1952).

1951–1955 елларда Будённый районында (хәзерге Чүпрәле районы) авыл хуҗалыгы продуктларын әзерләү системасында эшли.

1955–1959 елларда Буа районының Ленин исемендәге колхозы, 1959–1978 елларда «Гигант» колхозы рәисе.

Бу елларда бөртекле культураларның уңышы 1 га дан 25 ц га, 1 сыердан савым 3100 кг га җитә. Хуҗалык ел саен бөртекле ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү буенча дәүләт йөкләмәләрен арттырып үти. Терлекчелек фермалары, авыл хуҗалыгы техникасына техник хезмәт күрсәтү пунктлары, терлек азыгын эшкәртү цехы, урта мәктәп һ.б. социаль-көнкүреш биналары төзелә.

Герой исеме Бөтенсоюз социалистик ярышларда ирешелгән зур уңышлары, фидакарь хезмәте өчен бирелә.

1966–1970 елларда СССР Югары Советы депутаты.

Өч Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда Татарии (1938–1978): Док. очерки. К., 1980.

Автор — И.Н.Афанасьев