- РУС
- ТАТ
җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, илаһият галиме, журналист
1878, Самара губерниясе, Старополь өязе Абдулла авылы — 1954 елның 22 октябре, Төркия.
Бохара, Мәдинә, Каһирә (әл-Әзһар университеты) уку йортларында белем ала.
1906 елда Россиягә кайткач, «әт-Тилмиз» газетасы белән хезмәттәшлек итә (Санкт-Петербург).
1907–1909 елларда «Хөсәения» мәдрәсәсендә, 1909–1913 елларда «Галия» мәдрәсәсендә философия, гарәп теле һәм әдәбияты укыта.
1914–1918 елларда «Тормыш» газетасы мөхәррире.
1917 елда Оренбург Мөселманнар Диния нәзарәте әгъзасы.
Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтаенда (Мәскәү, 1917, май) катнаша. Мәдәни-агарту мәсьәләләре буенча милләтнең автономиягә ия булуын күздә тоткан резолюция авторы. Гомумтөрки телле югары уку йортлары төзү, рус телле югары уку йортларында махсус төрки кафедралар ачу тарафдары була.
1917 елның августыннан Уфа губернасының Милли Шура Башкарма комитеты, октябрьдән — президиум әгъзасы. Уфа губернасыннан Милләт Мәҗлесе депутаты, төркичеләр фракциясе әгъзасы; Милли Идарә әгъзасы.
«Тормыш» газетасы ябылганнан соң (1919), Финляндиягә китә, мәдрәсәдә укыта.
Соңрак Төркиягә күчеп китә.
Илаһият һәм философия, мөселман мәдәнияте тарихы буенча хезмәтләр; тел белеме ярдәмлекләре, Көнчыгыш һәм Европа галимнәре хезмәтләренең татар теленә күпсанлы тәрҗемәләре авторы.
Куввәт вә рух. Өфө, 1910;
Кызлар дөньясы. Уфа, 1911;
Низам вә ислам. Уфа, 1911;
Тормыш һәм дин. Уфа, 1911;
Хәят Мөхәммәд галәйһи саләм. Уфа, 1911;
Гарәп сарыфы, Уфа, 1912;
Гарәп нәһүе. Уфа, 1912;
Ислам мәдәнияте тарихы: 3 томда. Уфа, 1912–13;
Хатын-кыз мәсьәләсе. Уфа, 1915.
Татар зыялылары: тарихи портретлар. К., 2003;
Рахимкулова М.Ф. Медресе «Хусаиния» в Оренбурге. Оренбург, 1975;
Хабутдинов А.Ю. Формирование нации и основные направления развития татарского общества в конце XVIII — начале. XX веков. К., 2001;
Benningsen A., Lemercier-Quelguejay Ch. La press et le mouvement national ches les Musulmans de Russie avant 1920. P., 1964.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.