Биографиясе

1895 елның 2 феврале, Мәскәү — 1973 елның 9 апреле, шунда ук.

Мәскәү университетын тәмамлый (1940).

1910–1912 елларда Авыл хуҗалыгы министрлыгының Җир төзелеше һәм җир эшләре баш идарәсендә эшли.

1912–1917 елларда Щукин мануфактурасы хезмәткәре, 1917–1918 елларда Эшче, солдат һәм крәстиян депутатларның Замоскворечье район советы азык-төлек бүлегендә.

1918–1920 елларда Казан һәм Вятка губерналарында азык-төлек комиссары. 1921 елдан РСФСР Җир эшләре халык комиссариатының тәэминат идарәсе башлыгы.

1922–1925 елларда «Всекомбанк» бүлекчәсенең идарә рәисе, 1926–1929 елларда «Россельбанк» (Мәскәү) идарәсе әгъзасы, 1928–1933 елларда РСФСР Госторгы коллегиясенең һәм Сәүдә халык комиссариатының идарә әгъзасы, 1933–1937 елларда Авыл хуҗалыгы культураларының тулай җыемы күләмен һәм уңышын билгеләү буенча үзәк дәүләт комиссиясе вәкиле.

1937–1958 елларда СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Бөртекле культураларның сортларын сынау дәүләт комиссиясендә.

Бүләкләре

Ленин ордены, «Почёт билгесе» ордены, медаль белән бүләкләнә.