Биографиясе

1906 ел, Төмән шәһәре — 1968 ел, Ленинград.

Ленинград корабльләр төзү институтын тәмамлый (1934).

1923–1928 елларда Барнаул, Омск, Новосибирск, Севастополь шәһәрләре предприятиеләрендә эшли.

1934–1935 елларда Балтыйк заводында (Ленинград) махсус суднолар төзүче, 1935–1946 елларда 199 нчы заводта (Комсомольск-Амур шәһәре) төзүче, җаваплы тапшыручы, заводның баш инженеры.

1946–1949 елларда А.М.Горький исемендәге Зеленодольск суднолар заводында баш инженер, директор.

1949–1952 елларда 444 нче завод директоры (Николаев шәһәре, Украина).

1952–1959 елларда 194 нче заводның баш төзүчесе, 1959–1968 елларда «Алмаз» үзәк КБнда (Ленинград) баш конструктор.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге суднолар төзүдә агымлы-позицияле алымны кулланышка керткәне өчен бирелә. Ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.