Биографиясе

1909 ел, Казан губернасы, Тәтеш өязе (хәзерге Тәтеш районы) Чолы авылы — 1944 елның 13 апреле, Украина ССР, Кырым өлкәсе Ашага-Джамин авылы, хәзерге Кырым Республикасы Саки районы Геройское авылы.

Тракторчылар курсын тәмамлаганнан соң, Тәтеш МТСында эшли.

1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 19 нчы танк корпусы 91 нче мотоциклет батальоны отделениесе мотоциклчысы. 4 нче Украина фронты гаскәрләре составында Кырымны азат итүдә катнаша.

1944 елның 13 апрелендә Ашага-Джамин авылы янындагы сугышта батырлык күрсәтә. 9 кешедән торган разведка төркеме составында засадага эләгә. Камалышта сугышканда, разведчикларның барлык гранаталары һәм патроннары бетә. Кул сугышында алар дистәдән артык фашистны юк итәләр, тик әсирлеккә эләгәләр. Фашистлар 1944 елның 13 апрелендә батырларны атып үтерәләр.

Бүләкләре

Ленин ордены, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Һәлак булганнар истәлегенә Ашага-Джамин авылының исеме Геройский итеп үзгәртелә. Туганнар каберлегенә һәйкәл урнаштырыла, Саки шәһәрендә Тугыз Герой исемле урам һәм алар хөрмәтенә куелган истәлек ташы бар. Шулай ук Симферополь шәһәрендә дә Геройларга һәйкәл куела.

Тәтеш шәһәрендә Дан мемориалы территориясендә Герой бюсты урнаштырыла. Чолы авылында аның исеме белән урам атала.

Әдәбият           

Герои боёв за Крым. Симферополь, 1972; 

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 67;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2025. Т. 3. С. 447, 502.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина