Биографиясе

1924 елның 19 мае, Бөгелмә кантоны Иске Писмән авылы – 1997 елның 6 июне, Бөгелмә шәһәре.

1950–1984 елларда «Строймеханизация» трестының 32 нче Бөгелмә төзелеш идарәсендә эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1977–1984 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләре

Герой исеме бишьеллык планны (1966–1970) үтәүдә ирешкән казанышлары һәм югары техник-икътисади күрсәткечләре өчен бирелә.

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият      

Экипаж экскаватора на хозрасчёте // Слово Героям Социалистического Труда. М., 1972. Вып. 1;

Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. К., 1984. Кн. 2;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. К., 2003.