- РУС
- ТАТ
авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе
1923 елның 25 мае, Бөгелмә кантоны Аверьяновка авылы — 2014 елның 19 июне.
Казан югары партия мәктәбен тәмамлый (1958).
1950–1954, 1958–1962 елларда партия эшендә.
1962–1984 елларда Бөгелмә районының «Семеновод» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында директор. Ильин җитәкчелегендә хуҗалыкта, туфракны төрле тирәнлектә яссы кисеп әйләндереп салу юлы белән эшкәртеп, туфрак саклагыч система кертелә, бөртекле культураларның уңышы 1 гектардан 15 ц дан 30-35 ц га кадәр арта, авыл хуҗалыгы культураларының элиталы орлыкчылык базасы булдырыла, мөгезле эре терлек комплексы, башка җитештерү объектлары төзелә, тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы республикада алдынгылар рәтенә чыга.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының алтын медале, ТАССР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.