Биографиясе

1914 елның 7 марты, Ульянов өлкәсенең Иске Кулаткы районы Мөси авылы — 1944 елның 12 октябре, Хайду-Соват торак пункты, Венгрия.

Туган авылында колхозда эшли. 1937 елның сентябреннән Кызыл Армиядә. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 134 нче танк полкының танк командиры (4 нче гвардия кавалерия корпусының 30 нчы кавалерия дивизиясе). 2 нче Украина фронты гаскәрләре составында Дебрецен һөҗүм операциясендә катнаша (1944).

1944 елның 12 октябрендә Дебрецен шәһәренә якынайганда Хайду-Соват янындагы сугышта батырлык күрсәтә. Хөсәенов танкы экипажы, техник төзексезлектән арынып, дошманның 18 авыр танктан торган колоннасына тап була, сугыша башлый, дошманның 6 танкын һәм җиңел машинасын сафтан чыгара. Хөсәенов әлеге сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. К., 2000.

Автор М.З.Хәбибуллин