Биографиясе

1920 елның 10 мае, Минзәлә кантоны Сарсаз-Баграж авылы — 2003 елның 6 апреле, Зәй районының Аксар авылы.

1937–1955 елларда Зәй һәм Чаллы районнары мәктәпләрендә укытучы булып эшли, 1955–1960 елларда Чаллы районының Аксар авыл советы рәисе.

1960–1976 елларда (бүленеп), 21 нче партия съезды исемендәге колхозда Аксар комплекслы бригада бригадиры.

1961–1962 елларда Зәй районының Иске Тәкмәк авыл советы рәисе.

1964 елда Хөснетдинова җитәкләгән бригада районда иң югары уңыш ала — бөртекле ашлыктан 1 га дан 31 ц, шикәр чөгендереннән — 178 ц, кукурузның яшел массасы — 156 ц; икмәк әзерләү планын алдан үти. Хөснетдинова башлангычы белән механикалаштырылган ындыр табагы төзелә, авыр процессларны механикалаштыру белән терлекчелек биналары үзгәртеп корыла. 1966 елда савым бер сыердан (320 баш) 2500 кг тәшкил итә (1960 та 1500 кг нан артмый).

1959– 1963 елларда ТАССР ЮС депутаты. КПССның 23 нче съезды делегаты (1966).

Бүләкләре

Герой исеме авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне һәм әзерләүне арттыруда ирешелгән уңышлары һәм техникадан югары җитештерүчән файдаланганы өчен бирелә. Ленин ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бронза медале белән бүләкләнә.

Әдәбият     

Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. К., 1984. Кн. 2; 

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003; 

Заинская энциклопедия. К., 1994.

Автор — М.Җ.Гаитов