Биографиясе

1925 елның 28 апреле, БАССРның Тамьян-Катай кантоны, хәзер БРның Учалы районы Учалы авылы — 2005 елның 12 июле, шунда ук.

Педагогия институтын тәмамлый (Уфа шәһәре,1956).

Мәктәптә укытучы булып эшли.

1943 елның маеннан Кызыл Армиядә һәм Бөек Ватан сугышы фронтларында, 29 нчы гвардия мотоукчылар бригадасының (4 нче гвардия танк армиясенең 10 нчы гвардия танк корпусы) 3 нче мотоукчылар батальонында артиллерия расчёты туп коручысы. 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында Проскуров-Черновцы, Львов-Сандомир (икесе дә 1944 тә) һәм Сандомир-Силезия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1944 елның 16 августында Олесница (Сташув (Польша) шәһәреннән 12–13 км көньяк-көнбатыштарак) торак пункты янында дошман һөҗүмен кире кайтарганда батырлык күрсәтә: расчёт составында дошманның кыр артиллериясе батареясын, 5 автомашинасын, 10 лап солдатын юк итә; бу сугышларда, туры төзәп атып, дошманның күпсанлы хәрби техникасын сафтан чыгара, күпләгән солдатын юк итә. 1945 елның 13 гыйнварында Хмельник (Польша) шәһәреннән 7 км төньяктарак, дошманның каршы һөҗүмен кире кайтарып, 2 танкны сафтан чыгара. 1945 елның 25–26 гыйнварында Штейнау (Германия; хәзер Сьцинава, Польша) шәһәре тирәсендә Одер елгасын кичкәндәге бәрелештә дошманның 2 тубын сафтан чыгара, үзенең тубын сул ярга чыгарып, десантка плацдармны саклап калырга ярдәм итә.

Демобилизацияләнгәч (1945), туган иленә кайта, урта мәктәптә директор булып эшли.

Кызыл мәйданда Җиңү Парадында катнаша (1995).

Бүләкләре

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият     

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.