Биографиясе

1929 елның 1 октябре, Чиләбе шәһәре — 2017 елның 20 феврале, Казан.

Троицк авиация-техник училищесен (Чиләбе өлкәсе, 1950), Богырыслан очучылар училищесен (Чкалов өлкәсе, 1954), Ленинград гражданнар һава флоты югары авиация училищесен (1963) тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген 1950 елда Якутск аэропортында башлый.

1954 елдан авиаотряд очучысы (Ташкент), 1958 елдан очучылар отрядының корабль командиры (Красноярск, Свердловск шәһәрләре), 1963–1971 елларда авиаэскадрилья командиры, берләштерелгән авиаотрядның очучылар отряды командиры урынбасары, командиры (Свердловск шәһәре), Литва гражданнар авиациясе идарәсенең очучы-штурманнар бүлеге башлыгы (Вильнюс).

1984–1985 елларда Казан берләштерелгән авиаотряды очучы-инструкторы. 14 мең сәгатьтән артык очыш тәҗрибәсе туплаган (По-2, Ли-2, Ил-14, Як-40, Ил-18, Ан-12, Ту-124, Ту-134 самолётларында). 1985 елдан Казанның 5 нче йөк автотранспорты ҖБ дә, 1988 елдан Казан приборлар төзү КБ бүлеге башлыгы урынбасары.

1990–2009 елларда Һава юллары агентлыгы башлыгы, «Татарстан Республикасының һава юллары агентлыгы» АҖ генераль директоры.

1968–1971 елларда Вьетнам Республикасында командировкада була (очучы-инструктор, совет белгечләре төркеме командиры, ТР Президентының шеф-очучысы).

Хөсәенов җитәкчелегендә «Казан-2», «Бигеш» аэропортлары һ.б. төзелә. Диспетчерлык пунктларын һәм аэродромнарны элемтәнең, навигациянең һәм һавадагы хәрәкәт белән автоматлаштырылган идарәнең заманча радиотехник чаралары белән тәэмин итүгә өлеш кертә.

Бүләкләре

Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе», Вьетнам Республикасының 2 нче дәрәҗә «Сугышчан батырлык» орденнары, медальләр, шул исәптән 2 нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнә.