Биографиясе

1885 ел, Херсон губернасы Николаев шәһәре — 1938 елның 7 мае, Мәскәү.

1903 елдан РСДРП (б), 1905 елдан РСДРП(б) ның Николаев комитеты әгъзасы. 1905–1907 еллардагы революциядә, 1917 нең октябрендә Мәскәүдәге кораллы күтәрелештә катнашучы.

1918 елда Хезмәт халык комиссариаты әгъзасы.

Гражданнар сугышында катнаша: 1918 елдан Көньяк фронтта, сәяси бүлек башлыгы, РВС әгъзасы.

1919–1920 елларда Казан губерна башкарма комитеты һәм РКП (б) ның губерна комитеты рәисе, Татревком рәисе урынбасары. Эшче һәм кызылармияче депутатларының Казан шәһәр советы башкарма комитетын ул оештырылган вакыттан 1920 елның көзенә кадәр җитәкли.

1921 елдан Тула губерна башкарма комитеты рәисе, аннары РКП(б) ҮК ның Себер бюросы секретаре.

1922–1928 елларда РСФСР халык мәгарифе халык комиссары урынбасары, бер үк вакытта, 1924 елдан Һөнәри-техник белем бирү баш идарәсе мөдире.

1928 елдан Италиядә, Төркиядә сәүдә вәкиле.

1932 елдан СССР ҮБК каршындагы Югары техник мәктәп эшләре комитеты рәисе урынбасары, 1934 елдан Кремльнең Дәвалау-санитария идарәсе башлыгы.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Чернышёв Г. Ходоровский Йосиф Исаевич // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2.

Автор — Л.М.Айнетдинова