Биографиясе

1925 елның 9 июле, Мамадыш кантоны Оет авылы – 1995 елның 16 мае, Яшел Үзән шәһәре.

Туган авылында колхозда бригадир булып эшли.

1943 елның гыйнварыннан Кызыл Армиядә.

1944 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1126 нчы укчы полк рядовое (43 нче армиянең 334 нче укчы дивизиясе). 1 нче Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында Белоруссия һөҗүм операциясендә катнаша (1944).

1944 елның 25 июнендә Гринёво авылы янында Көнбатыш Двина елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Беренчеләрдән булып елганы кичеп чыга, плацдармдагы сугышта катнаша, дошманның 2 пулемёт ноктасын юк итә, яралана, ләкин, хәрби бурычын тулысынча үтәп бетермичә, сугыш кырын ташламый.

Демобилизацияләнгәннән соң (1945), Яшел Үзән шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Яшел Үзән шәһәрендә бер урам Хаҗиев исемен йөртә.

Әдәбият

Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин