Биографиясе

1893 елның 10 марты, Гомель шәһәре — 1937 елның 30 октябре, Мәскәү.

Яһүд башлангыч мәктәбен тәмамлый (Гомель), газеталар сата.

1913 елдан большевиклар партиясенең Гомель оешмасы әгъзасы, 1914 елда кулга алынып, Көнчыгыш Себергә сөрелә.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң Гомельдә РСДРП(б) ның Подлесье комитеты рәисе урынбасары, 1918 елда РКП(б) ның Самара шәһәр комитеты рәисе, 1918–1919 елларда РКП(б) ның Гомель өяз комитеты рәисе.

1920 елның маенда Көнбатыш фронтка мобилизацияләнә, дивизия сәяси бүлеге башлыгы. 1921 елның июленнән Одесса губерна комитеты секретаре. 1924 елның маеннан ВКП(б) ҮКда, оештыру-бүлү бүлеге мөдире урынбасары.

1925 елның октябреннән ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитеты җаваплы секретаре. Үзәк Комитет Хатаевичны партиянең Татарстан оешмасына андагы вазгыятьне нормальләштерү, «төркемчелекне» («уң һәм сул тайпылышлар») бетерү өчен җибәрә.

ВКП(б) ның 14 съездында Хатаевич Татарстан делегациясен җитәкли, ҮКның Зиновьев-Каменев «яңа оппозиция»сен гаепләү ҮК линиясен яклап чыга; алга таба Татарстан өлкә комитеты әгъзаларын һәртөрле оппозициягә каршы аяусыз көрәш алып барырга чакыра.

Индустрияләштерү сәясәтен актив рәвештә тормышка ашыра, 1928 елда ВКП(б) ҮК аша Бондюг химия заводын саклап калуга һәм тулы реконструкцияләүгә ирешә, 1926–1928 елларда республиканың тагын 17 предприятиесе (Казан «Урак һәм чүкеч» механика заводы, Казан сабын кайнату заводы һ.б.) реконструкцияләнә, 8 яңа сәнәгать предприятиесе һәм электростанцияләр төзелә башлый. Акчаны янга калдыруга зур игътибар бирә (1926–1928 елларда административ-идарә чыгымнарын кыскарту юлы белән 5 миллион сумнан артык экономия ясауга ирешелә).

1928–1932 елларда ВКП(б)ның Урта Идел өлкә край комитеты 1 нче секретаре. 1930 елдан ВКП(б) ҮК әгъзасы, 1932–1937 елларда Украина КП(б) ҮК Политбюросы әгъзасы.

1933 елдан Днепропетровск өлкә комитетының 1 нче секретаре, 1937 елның 17 мартыннан Украина КП(б) ҮКның 2 нче секретаре.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Бүләкләре

Ленин ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Белялов У. Хатаевич Мендель Маркович // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2.

Автор — Л.М.Айнетдинова