Биографиясе

1936 елның 28 ноябре, Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәре — 2013 елның 27 ноябре, Мәскәү.

Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлый (1960).

1960–1964 елларда СССРның Вьетнам Демократик Республикасындагы Илчелеге атташесы, секретаре.

1964–1966 елларда СССР Тышкы эшләр министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш Азия бүлегендә секретарь, 1971–1980 елларда 1 нче секретарь, сектор мөдире, бүлек мөдире урынбасары.

1966–1971 елларда СССРның Камбоджа Корольлегендәге Илчелеге секретаре, 1 нче секретаре.

1980–1982 елларда СССРның Лаос Халык Демократик Республикасындагы Илчелеге киңәшчесе — илче-вәкил.

1983–1986 елларда СССР Тышкы эшләр министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш Азия бүлеге мөдире урынбасары, 1986–1987 елларда Коралларны чикләү һәм коралсызлану мәсьәләләре идарәсе баш киңәшчесе, 1987–1988 елларда Азия социалистик илләре идарәсе башлыгы урынбасары, бүлек башлыгы.

1988–1989 елларда СССРның Кампучия Халык Республикасында, 1989–1990 елларда Камбоджа дәүләтендәге илчесе.

1990–1991 елларда Вьетнам Социалистик Республикасында СССР, 1992–1996 елларда РФ илчесе.

1996–1998 елларда Азиянең 3 нче департамент директоры, РФ Тышкы эшләр министрлыгы коллегиясе әгъзасы.

1998–2001 елларда РФнең Австралия Союзында һәм Фиджи Республикасы, Науру Республикасы һәм Вануату Республикасы Суверен Демократик Республикаларындагы илчесе.

Бүләкләре

Халыклар дуслыгы, «Почёт билгесе», Дуслык орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Е.Б.Долгов