Биографиясе

1918 елның 15 ноябре, Самара губернасы, Бөгелмә өязе (хәзерге Лениногорск районы) Иске Шөгер авылы – 1944 елның 23 августы, Украина ССРның Одесса өлкәсе Сарата шәһәр тибындагы поселогы.

1935–1938 елларда Шөгер битум заводында эшли.

1939 елдан Кызыл Армиядә.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 46 нчы армиянең 83 нче Новороссийск ике Кызыл байраклы Суворов орденлы диңгез пехотасы укчы бригадасы аерым танкка каршы артиллерия дивизионы туп командиры.3 нче Украина фронты гаскәрләре составында Новороссийск (1943), Ялта (1944), Севастополь (1944) шәһәрләре өчен барган сугышларда катнаша.

1944 елның 29 августында Успенка авылы (Одесса өлкәсенең Сарата районы) өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. И.Р.Халиков җитәкчелегендәге туп расчёты 2 тупны, йөк төялгән 19 арбаны, 3 автомашинаны, немец-румын пехотасының рота чамасы тере көчен юк итә. Тубын дошман шартлаткач һәм расчёты авыр яраланганнан соң, ут яудыруын дәвам итә.

И.Р.Халиков сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Лениногорск шәһәрендә Геройлар аллеясында бюсты, Шөгер битум заводы бинасына мемориаль такта урнаштырыла.

Туган авылы мәктәбендә герой музее булдырыла.

Лениногорск шәһәре һәм Сарата поселогы урамнарына исеме бирелә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 700, 704, 730;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 173.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина