Биографиясе

1918 елның 15 ноябре, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Иске Шөгер авылы –1944 елның 29 августы, Украина ССРның Одесса өлкәсе Сарата шәһәр тибындагы поселогы.

1935–1938 елларда Шөгер битум заводында эшли. 1939 елдан Кызыл Армиядә. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 83 нче диңгез укчы бригадасы аерым танкка каршы артиллерия дивизионының туп командиры (46 нчы армия). 3 нче Украина фронты гаскәрләре составында Новороссийск (1943), Ялта (1944), Севастополь (1944) шәһәрләре өчен барган сугышларда катнаша.

1944 елның 29 августында Успенка авылы (Одесса өлкәсенең Сарата районы) өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Халиков җитәкчелегендәге туп расчёты дошманның күпсанлы тере көчләрен һәм хәрби техникасын юк итә. Халиков сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Туган авылында Халиков музее ачыла.

Шөгер битум заводында Геройга мемориаль такта куела.

Шәһәр тибындагы Сарата посёлогындагы һәм Лениногорск шәһәрендәге урамнарга Халиков исеме бирелә.

Лениногорск шәһәрендә Геройлар аллеясында обелиск куела.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин