Биографиясе

1916 елның 30 декабре, хәзер Ярославль өлкәсенең Некрасов районы Клюшниково авылы — 1999 елның 18 гыйнвары, Казан.

Кораллану сәнәгате академиясен (Мәскәү, 1950), Мәскәү инженерлар-икътисад институтын (1956) тәмамлый.

Ленинград төгәл механика техникумын тәмамлаганнан соң (1937), Красногорск оптика-механика заводында эшли (Мәскәү өлкәсе).

Бөек Ватан сугышы башлангач, завод белән бергә Новосибирск шәһәренә эвакуацияләнә, өлкән мастер, цех башлыгы урынбасары, башлыгы булып эшли.

Казан оптика-механика заводы директоры (1950—1961, 1963—1969).

1961—1963 елларда Татарстан ХХС ның 1 нче Машиналар төзелеше идарәсе башлыгы.

1955—1959, 1959—1963 тә ТАССР ЮС депутаты.

Халезов җитәкчелегендә предприятиедә реконструкция уздырыла, җитештерү һәм ярдәмче хезмәтләр корпуслары төзелә, электроника һәм автоматика нигезендәге яңа тип приборларны серияләп җитештерү үзләштерелә; Дербышки посёлогында (Казанның Совет районы) торак йортлар, социаль–көнкүреш объектлары, спорт корылмалары һ.б. төзелә.

Уйлап табуга 12 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Герой исеменә илнең оборона сәләтен ныгытудагы казанышлары өчен лаек була.

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХ сының алтын медале белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанда бер урам Халезов исеме белән атала.