- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (24.3.1945, үлгәннән соң), гвардия кече лейтенанты
1913 елның 14 гыйнвары, Казан (башка мәгълүматлар буенча Ульяновск посёлогында, хәзер Марий Эл Республикасының Мари-Төрек районы Мариец Марий посёлогы) – 1944 елның 2 июле, Полоцк шәһәре, Белоруссия ССР.
Тулы булмаган урта белем ала.
1935-1937 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә.
1938–1940 елларда Алексеевск районының Алексеевск авылында эшли.
1940 елда яңадан Кызыл Армиягә алына.
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 6 нчы гвардия армиясенең 23 гвардия укчы корпусы 47 аерым утаткыч танк полкының утаткыч Т-34 танкы командиры. 1944 елда танкист офицерларның фронт курсларын тәмамлый, 2 нче һәм 1 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында дошманның Невель төркемен тар-мар итүдә (1944), Витебск-Орша һәм Полоцк һөҗүм операцияләрендә (икесе дә – 1944) катнаша.
1944 елның 2 июлендә Витебск өлкәсен (Белоруссия ССР) азат итү сугышларында батырлык күрсәтә. В.Д.Халев җитәкчелегендәге танк экипажы беренчеләрдән булып Полоцк шәһәренә бәреп керә, дошманның күп санлы сугышчыларын юк итә; танк сафтан чыга.
В.Д.Халев сугыш машинасында тереләй янып үлә.
Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Полоцк, Казан шәһәрләрендә һәм Алексеевск авылындагы урамнарга В.Д.Халев исеме бирелә.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 172.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.