- РУС
- ТАТ
Икътисадчы, эшмәкәр, меценат, сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, икътисад фәннәре докторы (2009), Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (2004)
1970 елның 1 августы, Казан шәһәре – 2020 елның 7 феврале. Татарстанның Лаеш районында вертолет һәлакәтендә һәлак була. Казанның Тынычлык бистәсендәге мөселман зиратында җирләнә.
Казан авыл хуҗалыгы институтын “икътисад һәм авыл хуҗалыгын оештыру” белгечлеге буенча тәмамлый (1991).
Эшмәкәрлек эшчәнлеген абыйсы Илшат белән бергә институтта укыганда башлый. 1992 елда “Эдельвейс” ваклап сату челтәренә нигез сала һәм аны җитәкли. 1994–1996 елларда – “Фирма Эдельвейс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры. 1994 елда газлы эчемлекләр һәм минераль су җитештерү заводын оештыра, 1995 елда “Регина” кондитер фабрикасына һәм “Эдельвейс-М” сөт заводына нигез сала. 1996–2003 елларда “Кызыл Шәрык”"сыра кайнату компаниясеачык акционерлык җәмгыяте җитәкчесе һәм хуҗасы. 2005 елда сыра кайнату компаниясен Efes төрек холдингына сата, игътибарын агробизнеска юнәлтә.
2008 елдан Сөт җитештерүчеләрнең милли берлеге президенты (“Союзмолоко”). Татарстанның агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш кертә.
1995 елда сәяси карьерасын башлый, Татарстан Республикасы халык депутатларының Казан шәһәр Советы депутаты (иң яшь депутат) булып сайлана. 1999–2003 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. 2003–2020 елларда IV–VII чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының аграр сәясәт комитеты рәисенең урынбасары, аннары беренче урынбасары вазифаларын башкара. 288 закон чыгару инициативасы һәм федераль закон проектларына төзәтмәләр автордашы.
2003 елда ятим балаларга, пенсионерларга, инвалидларга ярдәм күрсәтүче “Хәйруллин фонды”н оештыра.
2006 елда “Совершенствование управления молочнопродуктовым подкомплексом АПК в условиях рынка” темасына кандидатлык диссертациясе, 2009 елда “Управление молочнопродуктовым подкомплексом АПК: теория, методология и практика” темасына докторлык диссертациясе яклый.
Почет ордены (2007), “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены (2020, үлгәннән соң) белән бүләкләнә.
Казанда бер урам һәм сквер аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.