Биографиясе

1904 елның 5 мае, хәзерге Башкортстан Республикасының Чишмә районы Ибраһим авылы – 1945 елның 15 марты.

МТСта тракторчылар бригадасы җитәкчесе булып эшли.

1942 елның маеннан Кызыл Армиядә.

1942 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 60 нчы гвардия кавалерия полкының (61 нче армиянең 7 нче гвардия кавалерия корпусы 16 нчы гвардия кавалерия дивизиясе) отделение командиры.

Көнбатыш, Брянск, Үзәк, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия, 1 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Орёл һөҗүм операциясендә (1943 ел), Карелияне, Балтыйк буен, Белоруссия, Украина һәм Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша (1945 ел).

1943 елның 27 сентябрендә Галки авылы янында (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсе Брагин районы) Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә.

Яу кырында һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Славные сыны Башкирии. Уфа, 1968. Кн. 3;

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Навечно в сердце народном. Минск, 1984.

Автор – В.А.Шагалов