Биографиясе

1904 елның 1 сентябре, Оренбург өлкәсенең Илек районы Мухран авылы – 1944 елның 30 октябре, Тисафюред шәһәре янында, Венгрия.

Сәяси состав курсларын тәмамлый (1942 ел).

1942 елның мартыннан Кызыл Армиядә.

1942 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 795 нче укчы полкның (53 нче армиянең 228 нче укчы дивизиясе) взвод командиры.

Төньяк-Көнбатыш, Резерв, Дала һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Демянск операциясендә (1943 ел), Курск сугышында һәм Днепр өчен барган сугышларда (1943 ел), Кировоград, Корсунь-Шевченко һәм Яссы-Кишинёв (барысы да – 1944 ел) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 30 октябрендә Тисафюред шәһәре янында Тиса елгасы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә: беренчеләрдән булып елганы кичә; яулап алган урынны төп көчләр килгәнче кулда тота; аның взводы дошманның 18 һөҗүмен кире кайтара.

Яу кырында һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.

Автор – М.З.Хәбибуллин