- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (1944 елның 19 марты), гвардия сержанты (1943 ел)
1913 елның 13 гыйнвары, Вятка губернасы Малмыж өязе, хәзерге Балтач районы Смәел авылы — 1944 елның июне, Украина ССРның Волынь өлкәсе Ковель шәһәре.
Башлангыч белем ала, туган авылында колхозда эшли, аннары Украина ССР Сталин (хәзерге Донецк) өлкәсенең Горловка шәһәрендә шахтер булып эшли.
1938–1940 елларда һәм 1941 елдан Кызыл Армиядә.
Хәсән күле янында япон милитаристларына каршы бәрелешләрдә (1938) һәм совет-фин сугышында (1939–1940) катнаша.
1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 8 нче гвардия армиясенең 39 нчы гвардия укчы дивизиясе 120 нче гвардия укчы полкның пулемёт отделениесе командиры. Көньяк-Көнбатыш һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Днепр елгасы өчен сугышта (1943), Донбасс (1943) һәм Одесса һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1943 елның 24 октябрендә Днепропетровск шәһәре янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Үз отделениесе башында беренче булып Лоцкаменка авылы янында Днепрны кичә. Тиз һәм уңышлы рәвештә ут позициясенә урнашып, пулеметчыларның як-яктан ачылган уты белән фашист контрһөҗүмнәрен кире кайтара. Ут яудырып, ротаның елганы кичүен каплап, отделение дошманга һөҗүм итә һәм аның траншеяларына бәреп керә. Яуланган плацдармны, сугышчылар полкның төп көчләре килеп җиткәнче, үз кулларында тоталар.
1944 елның июнендә Ковель шәһәре өчен сугышта һәлак була.
Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Г.Г.Гыйльметдинов бюстлары Балтач шәһәр тибындагы поселогында Геройлар аллеясында һәм туган авылында урнаштырылә, Балтачта аның исеме белән урам атала.
Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;
Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;
Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 558, 586, 587;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 45.
Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.