Биографиясе

1930 елның 15 апреле, Минзәлә кантоны, хәзерге Актаныш районы Татар Суыксуы авылы – 2005 елның 20 сентябре, Казан.

Хезмәт эшчәнлеген 1943 елда Актаныш районының «Авангард» колхозында башлый.

1949 елдан «Кузнецктяжстрой» (Новокузнецк шәһәре) төзү-монтаж трестында агач эше остасы булып эшли.

1952–1960 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә.

1960–1998 елларда «Татстрой» АҖнең 2 нче эре панельле йортлар төзелеше заводында бетон коючы – форма ясаучылар бригадасы бригадиры.

Герой исеме 8 нче бишьеллык план йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне өчен бирелә.

Бүләкләре

Ике Ленин ордены, 3 нче дәрәҗә «Хезмәт Даны» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Низамов И. Гильманов Сагир Гильманович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938-1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1980;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.