Эчтәлек

Биографиясе

1920 елның 30 октябре, Чистай кантоны Аксубай авылы – 1992 елның 16 августы, Казан.

1954 елда Бөтенсоюз урман-техника институтын (Мәскәү) тәмамлый.

1946 елдан Аксубай урман хуҗалыгында эшли, 1956 елдан директор.

1959 елдан ТАССРның урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы, 1979–1984 елларда ТАССР урман хуҗалыгы министры.

1980–1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, өч Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары; 12 медаль белән бүләкләнә.